Лаеш районының Комлы Кавал авылында хезмәт ветераннары очрашуы узды

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Лаеш районының Комлы Кавал авылында “Кошчылык көне” бәйрәменә багышланган хезмәт ветераннары очрашуы узды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннары советы рәисе Марс Алиев, районда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Виталий Германов, кошчылык предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Виталий Германов кунакларны Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов исеменнән сәламләде. «Кошчылык тармагындагы нәтиҗәләр, беренче чиратта, агросәнәгать комплексы ветераннарының хезмәте. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 19 миллион баштан артык кош исәпләнә», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

«Державинская» кошчылык фабрикасының хезмәт ветераннарына рәхмәт хатлары тапшырылды. Марс Алиев «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк тамгасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International