Казанда Бөек Ватан сугышы ветераны, якташыбыз Павел Клетневка һәйкәл ачтылар. Ул Казан "Курган" мемориаль комплексы территориясендә урнаштырылган.
Павел Клетнев 1924 елның 12 ноябрендә Лаеш районының Рогозино авылында туган. Бөек Ватан сугышы вакытында блокаданы өзүдә катнашты. Шулай ук фашизмнан Венгрияне, Австрияне һәм Чехословакияне азат итте.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң Павел Клетнев Венгриядә һәм Эстониядә хезмәт иткән. 1947 елда ул мобилизацияләнә һәм Казанга кайта. 37 ел Казан электромеханика заводында эшләгән, анда ул транспорт бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкарган. Парашют белән беренче сикерүен унсигез яшьлек егет ясаган, ә соңгысын - 2019 елның маенда 95 яшендә.
Павел Клетнев 2022 елның маенда 97 яшендә үлде. Ул Россия һәм Татарстанның иң өлкән десантчысы иде.