Лаеш интернат-мәктәбе базасында «Без җиңгән җирдә» тәүлек буе хәрби-патриотик лагерь оештырылды.
100 дән артык бала - Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләреннән кадетлар һәм яшь армиячеләр ял итте.7 көн дәвамында лагерьда катнашучылар хәрби эш нигезләрен, спорт уеннары тактикаларын өйрәнделәр, ТР Росгвардиясенең ОМОН сугышчылары, "БАРС" махсус билгеләнештәге 26 отряд вәкилләре, Лаеш районының янгын часте хезмәткәрләре белән очраштылар. Балалар Лаеш техник-икътисадый техникумында экскурсиядә булдылар һәм уку йорты территориясендә урнашкан самолетларны карадылар. Моннан тыш, яшь кадетлар һәм яшь армиячеләр квест-уеннарда катнаштылар, кинотеатрда булдылар, футбол һәм пионербол буенча отрядлар арасында ярыштылар.
Мондый җыемнар лидерлык сыйфатларын ача, патриотлык тәрбияли, коммуникабельлекне үстерүгә һәм командада катлаулы бурычларны хәл итә белүгә ярдәм итә.