Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин Лаеш районы предприятиеләренең эше белән танышты

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин Лаеш районы предприятиеләренең эше белән танышты. Эш сәфәрендә аны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин, территориаль планлаштыру идарәсе башлыгы Эдуард Гавриков, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында территориаль үсеш бүлеге башлыгы Эльвира Сәгыйтова, Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Җамалиев озата йөрде.

Делегация «ПолимерПласт» компаниясенең җитештерү мәйданчыгында, «Таткабель», «Fereks» заводында, ICL ана түләре заводында, «ДорХан» предприятиесендә, «Каусар» кооперативында, ит җитештерү һәм эшкәртү буенча «КМИЗ» сәнәгать паркында, «Биосфера ФИШ» компаниясендә, Пелёводагы глэмпингта булды. Олег Пелевин Лаеш районы предприятиеләре үсешенең зур перспективаларын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International