Гаиләгә хәйрия ярдәмен Нармонка авыл җирлеге Советы депутаты күрсәткән

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Разина Вәлиева - Нармонка авылында яшәүче, өч бала анасы. Хәзерге вакытта аның ире Ватанын яклый, СВОда катнаша.

Ире булмаганда гаиләдә көнкүреш проблемасы булган - газ казаны һәм су җылыткычы сафтан чыккан. Гаиләгә хәйрия ярдәмен Нармонка авыл җирлеге Советы депутаты Рәшит Дяминов күрсәтте. Аның хисабына бөтен кирәкле техника сатып алынган һәм китерелгән.

Дяминовлар гаиләсенә актив тормыш позициясе өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International