Лаеш районының Нармонка авылында эчәргә яраклы бушлай су пункты ачылды

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Лаеш районының Нармонка авылында Родник - Чишмә бушлай эчәргә яраклы су пункты ачылды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасының “Муниципаль берәмлекләр Советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Лаеш районы кураторы Раил Гомәров, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, Лаеш районы якташлык җәмгыяте рәисе Азат Гайнетдинов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Су барлык нормаларга туры килә. Аны һәр кеше бушка җыя ала. Лаеш районында шундый 9 чишмә бар инде. Проект эшмәкәрләр белән берлектә Лаеш районының якташлык җәмгыяте тарафыннан гамәлгә ашырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International