Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче гражданнарга чыгымнарны каплауга субсидия бирелә

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче гражданнарга чыгымнарны каплауга субсидия бирелә.

Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Лаеш районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Сюнина хәбәр итте.

Чыгымнар йорт биләмәләре чикләрендә газ үткәрү һәм газ җиһазлары сатып алу белән бәйле булырга тиеш. Бер хуҗалыкка 100.000р артык бирелми.

Субсидияне түбәндәгеләр алырга мөмкин: 1. Бөек Ватан сугышы ветераннары;

2. сугышчан хәрәкәтләр ветераннары;

3. һәлак булган сугыш инвалидларының гаилә әгъзалары;

4. 1 һәм 2 төркем инвалидларга;

5. инвалид баласы булган гаиләләргә;

6. 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә;

7. СО катнашучылары гаиләләренә;

8. Җан башына уртача керем 19.000 артмаган гаилә.

Бер тапкыр бирелә торган субсидия, 2023 елның 21 апреленнән соң төзелгән үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтү турында шартнамә булу шарты белән бирелә.

Барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча консультацияне сез 8 (84378) 2-55-82 телефоны номеры буенча ала аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International