21 августта 10:00дән 15:00гә кадәр мәгариф мәсьәләләре буенча “кайнар линия” телефон элемтәсе узачак.
Белгечләр мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә, урта махсус уку йортларына һәм югары белем бирү учреждениеләренә кабул итүгә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә “кайнар линия” үткәрәчәкләр.
Элемтә өчен телефоннар номеры: 8 (843) 236-00-71, 8 (939) 345-37-50 (WhatsApp сораулары өчен).