Ачкычларны республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыклары алды. Яңа автомобильне Лаеш районы мәгариф идарәсенә дә тапшырдылар.
Чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика мәгариф системасы муниципалитетларның мәгариф бүлекләренә нигезләнә. «Мәгариф - ул республиканың киләчәген формалаштыруга нигез булып тора. Сезнең мобильлегегез һәм нәтиҗәлелегегез күбесенчә эшләргә мөмкинлек бирә торган транспорт булуга бәйле», - дип билгеләп үтте Рәис.