Габишев авыл җирлегендә Александр Сергеев урамы буенча юл участогына асфальт салу тәмамланды

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Габишев авыл җирлегендә Александр Сергеев урамы буенча юл участогына асфальт түшәүне төгәлләделәр.

Төзекләндерү эшләре гражданнарның үзара салым программасы кысаларында алып барылды. Участокның озынлыгы - 272 метр.

"Бу урамда эшләр дәвам итәчәк. Тагын 240 метрга асфальт салу планлаштырыла», - дип билгеләп үтте Габишев җирлеге башлыгы Марсель Миндубаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International