Бүген Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов традицион «эшлекле дүшәмбе» үткәрде.
Чара оешма җитәкчеләре, предприятие җитәкчеләре, көч структуралары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узды.
Илдус Зарипов төп игътибарын күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләрен карап тотуга юнәлтте. Ул идарәче оешмалар вәкилләренә территорияләрне төзекләндерү һәм карап тоту эшен көчәйтергә кушты.
Шулай ук мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге турында да фикер алыштылар.