Бүген Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов традицион «эшлекле дүшәмбе» үткәрде. Чара оешма җитәкчеләре, предприятие җитәкчеләре, көч структуралары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узды.
Урып-җыю барышы турында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Виталий Германов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, быел уңыш яхшы. Илдус Зарипов билгеләп үткәнчә, нәтиҗәләргә грамоталы һәм килешеп эшләү нәтиҗәсендә ирешелде.