DoorHan яңа логистик комплекс төзиячәк - бу 20 000 яңа эш урыны булдырачак

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Лаеш районында 15-20 мең яңа эш урыны булдырылачак. Быелның язында DoorHan халыкара концерны киң колачлы проектны гамәлгә ашыруга кереште - Лаеш районы территориясендә 500 000 кв.м мәйданлы логистик комплекс төзү. 120 га участокта, проект нигезендә, 10 корпус булачак, һәр мәйданы 50-55 мең кв.м.

Моннан тыш, проект кысаларында тулай торак, бизнес-үзәк, спорт мәйданчыклары, ашханәләр һәм хезмәтнең оптималь шартларын тәэмин итүче башка объектлар төзү планлаштырыла. Казан аэропортына, Зур Казан боҗрасына һәм Оренбург трактына якын урнашу Мәскәү, Екатеринбург, Самара, Пермь, Чиләбе, Түбән Новгород һәм Уфага илтүче төп трассаларга тоткарлыксыз керүне тәэмин итә. Технопаркның беренче чираты 2024 ел ахырына төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International