Рәис Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Туризм корпорациясе генераль директоры Сергей Суханов Мәскәүдә Идел ярында «Казан марина» уникаль түгәрәк курортын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Очрашуда Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Казан марина» проекты республика өчен туризм һәм кунакчыллык индустриясен үстерү өлешендә зур әһәмияткә ия һәм регионга туристлар агымын арттыруга ярдәм итәчәк.