Ташламалы шартларда торак алуга Конкурсның гариза кампаниясе срогы озайтылды

2023 елның 22 сентябре, җомга

2023 елда социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга яшьләр сәясәте лидерлары арасында Конкурсның гаризалар кампаниясе срогы (алга таба - Конкурс) 20 сентябрьгә кадәр озайтылды.

Конкурс яшь белгечләргә ярдәм итү һәм аларны ныгыту өчен шартлар тудыру максатларында “Татарстан Республикасы студентлары лигасы” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырыла.

Конкурста катнашуга Татарстан Республикасы территориясендә теркәлү һәм хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге (шул исәптән - никахта тормаган) Россия гражданнары торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International