Шимбә көнне, 14 октябрьдә, “Урманны саклыйк” бөтенроссия акциясе узачак, анда Лаеш районы халкы да катнаша ала. Үсентеләрне Матюшино һәм Пиголи авыллары янында утыртачаклар. Перчаткалар, көрәкләр һәм үсентеләр урында биреләчәк.
Татарстанда утырту вакыты һәм урыны турында тулырак мәгълүмат “Урманны саклыйк” бөтенроссия акциясенең рәсми порталында яисә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында белергә була.
Бу көнне бөтен ил буйлап бер миллионнан артык европа чыршысы, гади нарат, себер карагае, вак яфраклы юкә, гадәти миләш, сабакчалы имән һәм каен үсентеләре утыртылачак, дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
Акция «Экология» милли проекты кысаларында үткәрелә, ул илдә Россия Президенты Владимир Путин инициативасы һәм кушуы буенча гамәлгә ашырыла.