Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге социаль контракт алучылар өчен даими рәвештә онлайн-укыту үткәрә.
Укуларда экспертлар эшкуарлык эшчәнлегенең нигезләре, шул исәптән, финанслау алу өчен предприятиенең бизнес-планы төзү турында сөйлиләр.
Уку программасы «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты ярдәмендә бушлай уза.