Рөстәм Миңнеханов «Казан марина» проектын тормышка ашыру турында Туризм Корпорациясе вәкилләре белән сөйләште

2023 елның 27 октябре, җомга

Әңгәмәдәшләр проектны гамәлгә ашыру буенча беренче адымнар, проектлау сроклары, кирәкле инфраструктура төзелешен финанслау механизмнары һәм чыганаклары турында фикер алыштылар.

"Без моны эчке туризмны үстерүгә юнәлдерелгән бик перспективалы проект дип саныйбыз. Безнең республикада климат бик яхшы, кунакчыллык инфраструктурасы яхшы үскән. «Казан марина» проектын гамәлгә ашыру Татарстанга туристлар агымы артуга ярдәм итәчәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International