Имәнкискә урта мәктәбендә «Шигъри тәлгәшләр” дип аталган әдәби кичә узды

2013 елның 13 сентябре, җомга

Татар халкы талантларга бай. Г.Тукай, Дәрдмәнд, Һ.Такташ, М.Җәлил, С.Хәким, Ф.Яруллин кебек шагыйрьләр сафына алтмышынчы елларда Р.Фәйзуллин килде.

Балык Бистәсе районы Балтач авылы егете Р.Фәйзуллин яңача уйлануларга нигезләнгән җыйнак, тирән фикерле шигырьләре белән укучыны җәлеп итә белде. 1989 нчы елдан алып бүгенге көнгә кадәр  “Казан утлары” журналының баш мөхәррире булган Равил ага Фәйзуллинга 70 яшь тулу уңаеннан Имәнкискә урта мәктәбендә «Шигъри тәлгәшләр” дип аталган әдәби кичә узды. Анда шагыйрьнең тәрбияви максатны, уйлау сәләтен үстерүне күздә тотып иҗат иткән күп  шигырьләре укучы  балалар тарафыннан яңгырады. Уңышлы һәм файдалы бу кичәдә авыл җирлеге узидарә башлыгы Шакиров Мөхәммәтҗан  Мөхәммәтәмин улы да катнашты.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International