Йөрәктән чыккан рәсемнәр

2013 елның 27 сентябре, җомга

Ягымлы ханым, тыйнак елмаеп үз эшләрен күрсәткәндә берничә кат: “Моның нәрсәсе бар инде?” – дип кабатлады. Әмма мин, чигү өлкәсенең бөтен нечкәлекләрен белеп бетермәсәм дә, аның белән берничек тә килешә алмыйм. Оста куллары тудырган һәр эшләнмә ниндидер аерым мәгънә белән баетылган. Белеп сайланган төрле төстәге җепләр җансыз тукыма кисәген чын сәнгать әсәренә әверелдергән. Алар каршында тукталып озаклап карыйсы килә.

Алла Алексеевнаның кызы бәйләргә оста – оекбашлардан алып пальтога кадәр. Хуҗабикәнең энесе картиналар өчен рам да, бүлмәгә урындыклар да ясый ала. Бакчаларында да, түрбакчада да чәчәкләр патшалыгы. Гади авыл йорты түбәсе астында вакытны бушка уздыра белмәүче һәм теләмәүче иҗади кешеләр җыелган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International