Гыйнварның беренче атнасы Яңа ел бәйрәмнәренә туры килү сәбәпле, балалар пособиеләре банк счетларына керә торган татарстанлылар аларны 28 декабрьгә кадәр алачак.
28 декабрьгә кадәр Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге түбәндәге төр түләүләрне күчерә:
• 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие;
• эшләүче һәм эшләмәүче ата-аналарга 1 яшь ярым тулмаган бала карау буенча пособие;
• беренче балага 3 яшькә кадәр түләү;
• чакырылыш буенча һәм мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең балаларына пособие;
• ана капиталыннан айлык түләү.
Пособиене почта аша алучы Татарстанлыларга пособиеләр почта бүлекчәләренең эш графигы нигезендә китереләчәк.
Декабрь өчен вакытыннан алда түләү алган ата-аналарга гыйнвар ае өчен пособиеләр стандарт график буенча 2025 елның февралендә киләчәк.
Сорауларыгыз булган очракта сез, 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Социаль фондның Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып, консультация ала аласыз (дүш.-пәнҗ. 08:00-17:00, җомга конне 08:00 — 15:45 сәгатьләрдә).