2024 елдан башлап Татарстан Республикасының 4 меңнән артык гаиләсе ана капиталы акчасының калган өлешен бер тапкыр түләү рәвешендә алу хокукыннан файдаланды. Түләүләр калган сумма 10 мең сумнан кимрәк булган гаиләләргә бирелә.
Ана капиталы акчаларын төрле максатларда (мәсәлән, торак шартларын яхшырту яки балалар укыткан өчен түләү) файдаланганнан соң, счетта 10 мең сумнан да азрак акча калган очракта, гаилә аны акчалата алырга мөмкин. Ярдәмнең мондый чарасы ана капиталы акчаларын мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланырга мөмкинлек бирә.
«Әлеге программа ярдәмендә без калган акчаны балаларыбызның хыялларын тормышка ашыру өчен куллана алдык. Улыма телескоп, ә кызыма яшь химик җыелмасы сатып алдык», — дип сөйләде Казаннан ике бала әнисе Анна Иванова.
Мондый мөмкинлек элек ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшырту, балалар укыткан өчен түләү, ананың тупланма пенсиясен формалаштыру яки законда каралган башка максатларда кулланган барлык гаиләләргә бирелә.
Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша бирелгән гариза буенча уңай карар чыгарылганнан соң, акча 5 эш көне дәвамында күчерелә.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар мөрәҗәгать итә ала:
— Бердәм контакт-үзәк аша: 8-800-1-00000-1 (бушлай, дүш.-пәнҗ.: 08:00-17:00, җомга.: 08:00-15:45).