2025 ел башыннан электрон сертификатлар ярдәмендә Татарстан халкы 2 595 техник тернәкләндерү чарасы сатып алган. Бу максатларга Социаль фондның Татарстан бүлеге 62 миллион сумнан артык акча юнәлткән.
4 мартта Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин «ТатарИнформ» Мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары турында доклад белән чыгыш ясады.