Лаеш районы башлыгы Сокуры авылында мәктәпкә яңа янкорма төзелешенең барышын тикшерде

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Объект гамәлдәге мәктәпне бушату өчен төзелә, ул 264 урынга исәпләнгән, әмма халык күп булу сәбәпле ике сменада эшли. 

«Бу өстәмә квадрат метрлар гына түгел, ә сыйфатлы яңа уку киңлеге, — дип билгеләп үтте район башлыгы Илдус Зарипов. — Без балалар тиешле шартларда белем алсын өчен барысын да эшлибез».

Яңа корпус дүрт катлы булачак һәм 5-9 сыйныфларда 618 укучыга исәпләнгән. Анда 28 уку кабинеты, 312 урынлы аш залы булган ашханә, һәр катта бәдрәфләр, шулай ук түгәрәкләр һәм укытучылар бүлмәләре урнашачак. Беренче катта гардероб, ашханә һәм уку кабинетлары булачак. 

Мәктәп янында волейбол һәм баскетбол өчен спорт мәйданчыклары, футбол кыры һәм тренажер залы барлыкка киләчәк. Хәзер бинаның стеналары һәм түбәсе бар, төзелеш эшләре дәвам итә. Яңа корпус беренче укучыларын агымдагы елда ук кабул итәр дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International