Татарстан районнарында Сабантуй «Нәфис» фонды ярдәмендә узачак

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Июньнең беренче шимбәсендә Татарстанда Сабантуй бәйрәмнәре башлана. «Нәфис» хәйрия фонды республика районнарына ярдәм күрсәтеп, чараларны әзерләүдә катнашты: фонд оештыручыларга 2,7 млн сумлык 15 тоннадан артык көнкүреш химиясе җибәрде. Продукцияне Татарстан Республикасының Лаеш, Әтнә, Балык Бистәсе, Мамадыш һәм Саба районнары алды. Шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарына да ярдәм күрсәтелде, анда бәйрәм июнь азагында узачак.

«Сабантуй — Татарстанда иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе, халкыбызның хезмәт сөючәнлеге һәм бердәмлеге символы. Без төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләрен берләштерүче бу искиткеч вакыйганы уздыруга үз өлешебезне кертүебезгә шатбыз», — ди РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» БФ гамәлгә куючысы һәм Советы рәисе Ирек Богуславский.

«Нәфис» хәйрия фонды ел саен Сабантуйны, шулай ук башка мәдәни, спорт, социаль чараларны оештыруга ярдәм итә. Анда катнашучыларга фонд бүләк җыелмалары җибәрә, аларга кер юу порошоклары, савыт-саба юу чаралары, каты һәм сыек сабын һәм башка продукция керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International