Паспортларны — Россия гражданинының төп документын — 15 укучы алды. Тантана Россия көне алдыннан «Белогорье» яшьләр үзәгендә узды.
Балаларга мөрәҗәгать итеп, Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов: «Хәзер сез — Россия Федерациясенең тулы хокуклы яшь гражданнары. Бу исем күп нәрсәгә мәҗбүр итә: сез закон алдында, ата-аналар һәм укытучылар алдында, үз Ватаныгыз алдында җаваплырак буласыз. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, туган җиргә мәхәббәт, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләргә тугрылык җәмгыятебезнең нигезен тәшкил итә, россиялеләрнең көчле характерын чагылдыра».
Паспортлар белән бергә яшүсмерләргә «беренчеләр хәрәкәте», Лаеш ЗАГС һәм «Бердәм Россия» җирле бүлекчәсе вәкилләреннән бүләкләр тапшырдылар.
Яшь гражданнарыбызны олы тормышка шушы мөһим адымнары белән котлыйбыз!