Бүген Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы башлануга 84 ел тулуга багышланган митинг узды. Халык һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды һәм мемориалга чәчәкләр салды.
Район башлыгы үзенең мөрәҗәгатендә якташларының Җиңүгә керткән өлешләрен искә төшерде:
— Лаеш районыннан 15 422 кеше фронтка китте, 11 355 кеше әйләнеп кайтмады.
— Районыбызның дүрт кешесе Советлар Союзы Герое, 35е Дан ордены кавалеры булды.
Тылда район фронтка булышты: эвакуацияләнгәннәрне кабул итте, армияне азык-төлек белән тәэмин итте.
2025 ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бабаларыбызның батырлыгы бүген дә дәвам итә — СВО зонасында хәзерге заман геройлары көрәшә, дип ассызыклады башлык.
«Бер минут тынлык» Бөтенроссия акциясе
12:15 тә бөтен ил буйлап бер минутка транспорт туктады, телеканаллар һәм радио тынып калды. Россия 27 миллион һәлак булучы өчен кайгыра.
«Тыныч күк һәрвакыт безнең җир өстендә булсын. Каһарманнарга мәңгелек хәтер!» — дип тәмамлады мөрәҗәгатен район башлыгы.