Усадтагы «Южный парк» торак комплексы — «Күрше» конкурсында җиңүче

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Безнең җиңүче! Усады авылындагы «Южный парк» торак комплексы ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Күрше» ишегалды вакыйгалары республика конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Нәкъ менә монда, «Южный Парк» ишегалларында, 2025 елның 21 сентябренә кадәр барлык халык өчен кызыклы чаралар узачак. 

Нәрсә булыр? Иҗади, танып белү, спорт, гаилә, күңел ачу чаралары һәм башка кызыклы вакыйгалар.

Татарстаннан барлыгы 585 гариза арасыннан экспертлар иң яхшы 64 проектны сайлаган. Җиңүчеләр — 42 үзмәшгуль һәм 22 оешма (ТИҮ, коммерциячел булмаган оешмалар, ИП, инициативалы кешеләр). Фестиваль 15 июльдән 30 сентябрьгә кадәр барлык 45 районны колачлый.

Лаеш районыннан барлык катнашучыларга рәхмәт! Сезнең идеяләр мөһим!

Бөтен республика буенча җиңүчеләрнең тулы исемлеге — куршефест.рф сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International