Лаеш районында урып — җыю кампаниясе башланды — Сәетов, Вафин хуҗалыклары һәм «Нармонка» агрофирмасы эшкә кереште инде. Бүгенгә районда 200 га мәйданда бодай җыеп алынды, уртача уңдырышлылык — 34,4 ц/га.
«Урып—җыю — аграрийлар тормышында мөһим чор, ул вакытта төп эш безнең комбайнчыларга һәм механизаторларга төшә», — дип билгеләп үтте Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.
Хуҗалыкларның агымдагы күрсәткечләре:
Сәетов КФХ — 50 ц/га
Вафин КФХ — 33,3 ц/га
«Нармонка яшелчәләре» — 20 ц/га
«Уңышны җыеп алу гына түгел, аны югалтуларсыз, барлык технологияләрне үтәп эшләү дә мөһим», — дип ассызыклады район башлыгы Илдус Зарипов.