Лаеш техник-икътисадый техникумы студентлары «Пиранья» командасы составында Оренбургта «Зарница 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының округ этабында көмеш медаль яуладылар. Хәзер егетләрне сентябрьдә герой-шәһәр Волгоградта финал көтә.
Команданың казанышлары:
1 урын — военкор Зарина Мостафина
2 урын — БПЛА операторлары Лия Хәнәфиева һәм Антон Куценко
3 урын — политрук Кирилл Никитин
Команда алды:
• Президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленнән истәлекле сәгатьләр
• II дәрәҗә Кубок һәм диплом
• Кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар
Сентябрьдә «Пиранья» Волгоградтагы Бөтенроссия финалында Идел буе федераль округын тәкъдим итәчәк.
Геройларыбызны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм финалда уңышлар телибез! Сезнең белән бөтен район горурлана!