Хөрмәтле лаешлылар һәм шәһәребез кунаклары!
Чын күңелдән сезне Лаешның туган көне белән котлыйм! Быел без шәһәргә нигез салынуга 468 ел тулуны һәм районыбыз төзелүгә 98 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу 1557 елда башланып киткән Лаеш төбәгенең данлы тарихын искә төшерү өчен менә дигән сәбәп.
Лаеш үзенең уникаль мирасы белән хаклы рәвештә горурлана: мәһабәт Җәмигъ Мәйданы һәм районның визит карточкасына әверелгән заманча «Кама диңгезе» яр буе. Безнең традицияләрне бәйрәм итү өчен нәкъ менә монда дистәләгән мең кеше җыела. Ә экстрим-парк, яңа скверлар һәм төзекләндерелгән ишегаллары шәһәр тормышын яңа мәгънә һәм энергия белән тутыра.
Әмма Лаеш-борынгы биналар һәм яңа урамнар гына түгел. Бу барыннан да элек — сез, аның халкы. Бу безнең гореф-гадәтләребезне кадерләп саклаучы һәм белемнәребезне яшьләргә тапшыручы өлкән буын зирәклеге. Бу безнең яшьләрнең энергиясе һәм инициативасы. Һәм без Лаешны үз йорты итеп сайлап, безнең зур һәм тату гаиләбезгә әверелгәннәргә һәрвакыт шат.
Елдан-ел шәһәребез үсә бара: яңа йортлар төзелә, парклар һәм җәмәгать урыннары яңартыла. Бу безнең уртак казанышыбыз һәм бердәм эш нәтиҗәсе. Киләчәктә дә туган шәһәребез язмышында шундый ук ярату һәм горурлык белән катнашуыбызны телим!
Лаеш үсүен һәм чәчәк атуын дәвам итсен, ә һәр йортта тынычлык, иминлек һәм шатлык хөкем сөрсен! Бәйрәм белән!