800 беренче сыйныф укучысы «Нәфис» хәйрия фондыннан мәктәп җыелмалары алды

2025 елның 29 августы, җомга

Белем көне алдыннан «Нәфис» хәйрия фонды Татарстанның 800 беренче сыйныф укучысына мәктәпкә җыенырга булышты. Букчалар һәм кирәкле канцелярия кирәк-яраклары Татарстан Республикасының Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш, Саба районнарына һәм Казанның Вахитов, Идел буе районнарына җибәрелде. 

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында мәктәп җыелмаларын күп балалы, аз керемле, тәрбиягә алган гаиләләрдән һәм СВО сугышчыларының балалары алды. 

«Без традиция буенча балаларга һәм аларның гаиләләренә Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итәбез. Ел саен беренче сыйныф укучыларына, аларның беренче Белем көне артык мәшәкатьсез узсын һәм чын бәйрәм белән истә калсын өчен, кирәкле җыелмалар бүләк итәбез», — ди «Нәфис» БФ оештыручысы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский.

Мәктәп букчаларына дәфтәрләр, ручкалар, карандашлар, фломастерлар, линейкалар, санау таякчыклары, рәсем ясау өчен альбомнар һәм чуклар, картон, төсле кәгазь һәм башкалар керде.

Исегезгә төшерәбез, Ирек Богуславский күп еллар дәвамында Татарстанда 2007 елдан бирле үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнаша. 

Фото: Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International