Лаеш районыннан 10 бала тәрбияләүче Гобәйдуллиннар гаиләсенә яңа микроавтобус бүләк иттеләр

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Аларга яңа микроавтобус ачкычларын Татарстанның Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин тапшырдылар. Тантаналы чара Партиянең Татарстан төбәк бүлекчәсенең халык программасы буенча комиссиясенең Габишевода узган күчмә утырышында узды. Әни Әлфия Гобәйдуллинаны ун баласы белән сәхнәгә чакырдылар. Гаилә башлыгы хәзер махсус хәрби операциядә катнаша. 

Татарстан Республикасыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республиканың ун һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче алты гаиләсенә бүләккә шундый автомобильләр бирелүен өстәде. Мондый ярдәм «Гаилә» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International