Карарны Лаеш районы Советы депутатлары V чакырылышның беренче сессиясендә ачык тавыш бирү юлы белән кабул иттеләр.
Район башлыгы вазифасына Илдус Зарипов кандидатурасын Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплады. Аның тәкъдимен утырышта ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев яңгыратты. Анда шулай ук җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Казан май комбинаты» АҖ Директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин, ТР Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Наил Мөхәммәтшин катнашты.
Илдус Зарипов депутатларга һәм республика җитәкчелегенә ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. «Муниципаль берәмлек башлыгы вазифасы-беренче чиратта безнең халык алдында зур җаваплылык. Сезнең ышанычны аклау өчен барысын да эшләячәкмен», — дип белдерде ул. Лаеш районы Башлыгы вазифасында 2020 елдан бирле эшли.
Депутатларның бертавыштан кабул ителгән карары белән район башлыгы урынбасары итеп Татьяна Борһанова сайланды. Аның җирле үзидарә органнарында эшләү тәҗрибәсе зур һәм ул социаль-икътисадый үсешнең төп юнәлешләрен җитәкләячәк.