Лаеш районында 100 гә якын яңа урам фонарьлары урнаштырдылар

2025 елның 3 октябре, җомга

Лаеш районында урамнарны яктырту өчен 97 яңа фонарь кую эшләрен төгәлләделәр. Эшләр «ТР торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу турында» республика программасы кысаларында алып барылды.

Проектны гамәлгә ашыруга бюджеттан 3,3 млн сум акча җибәрелгән. Дүрт торак пунктның урамнарында — Никольское, Усады, Столбище һәм Урта Девятово авылларында яңа яктылык чыганаклары пәйда була.

Бу эш якты көн кыскара барган көзге чорда аеруча актуаль. Яңа фонарьлар тәүлекнең караңгы вакытында юл хәрәкәте һәм җәяүлеләр иминлеген арттыра, бу исә «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International