Лаеш муниципаль районы Советының чираттагы сессиясендә район башлыгы Илдус Зарипов сентябрьдә авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына сайланган махсус хәрби операция ветераннарына депутат таныклыклары һәм күкрәк билгеләре тапшырды.
Утырышлар залында Олы Кабан авыл җирлеге депутаты булган Иван Панов һәм Нармонка авыл җирлеге депутаты итеп сайланган Александр Шишмаров катнашты. Район башлыгы аларга депутат таныклыклары һәм күкрәк билгеләре тапшырды, район халкына хезмәт итәргә әзер булулары өчен рәхмәт белдерде.
«Халыкның безнең хәрбиләрне депутат итеп сайлавы район халкының безнең сугышчыларга зур ышаныч һәм ярдәм күрсәтүе турында сөйли», — дип билгеләп үтте Илдус Зарипов.