Лаеш районы халкының шактый артуы район үзәк хастаханәсенең кадрлар составын көчәйтүне таләп итте. 2025 елда медицина учреждениесенә 20 табиб һәм 29 урта медицина хезмәткәре эшкә килгән.
Лаеш үзәк район хастаханәсенә 14 яңа белгеч килде, шул исәптән акушер-гинеколог, невролог, хирург, педиатр һәм клиник лаборатор диагностика табибы. Терапия бүлеген тулыландыру тәҗрибәле белгеч Дания Исмәгыйлева җитәкчелегендә стационар терапия бүлекчәсен тулысынча торгызырга мөмкинлек бирде.
Амбулатория-поликлиника звеносы да яңа кадрлар белән көчәйде. Соңгы ике айда дүрт яңа табиб эшкә урнашты: ике участок терапевты, отоларинголог һәм кардиолог.
Авыл медицина учреждениеләренә дә яңа белгечләр килде. Песчано-Ковалино табиблык амбулаториясенә УЗИ-диагностика буенча белгеч кабул ителгән, Ә Столбище табиблык амбулаториясендә хәзер табиб-хирург эшли.
Кадрлар үзгәрешләре район халкына медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга һәм «Озак һәм актив тормыш» милли проектына ярдәм йөзеннән белгечләргә кабул итүгә чиратны кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.