55 яшьлек кешедә еллык диспансеризация вакытында шикәр диабеты ачыкланган. Ир-ат бары тик бераз арыганлык һәм вакыт-вакыт авызындагы корылыкка зарланган, аларны киеренке эш графигына сылтаган.
Диспансерлаштыру кысаларында тикшерү канның глюкозага анализын үз эченә алган. Аның нәтиҗәләре нормадан югары булып чыкты. Диагнозны ачыклау өчен пациентка өстәмә тест уздырганнар, ул авыруны раслаган да. Хәзер ир-ат табибта күзәтелә, кирәкле дәвалау ала һәм кандагы шикәр күләмен контрольдә тотарга өйрәнгән.
Бу бердәнбер очрак түгел. Ел башыннан Лаеш районында диспансеризация вакытында 11 кешедә беренче тапкыр шикәр чире диагнозы куелды.
Үз поликлиникаңда, ФАПта яисә Лаеш үзәк район хастаханәсендә бушлай тикшерү узарга мөмкин. Моның өчен регистратурага яки медицина профилактикасы кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Диспансеризация «Озак һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында үткәрелә һәм диабет кебек авыруларны иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә, аларны контрольдә тоту җиңелрәк.
Сәламәтлекне тикшерү мөмкинлеген игътибарсыз калдырмагыз. Даими диспансеризация-активлыкны саклап калуның һәм катлаулануларны булдырмауның гади һәм ышанычлы ысулы.