Татарстан Республикасында 11 меңнән артык бала ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр ала

2025 елның 21 ноябре, җомга

Әлеге ярдәм чарасы 2018 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә ана капиталы акчаларыннан өч яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр алуга 49 280 гариза кабул ителгән. Программа эшли башланган вакыттан бүгенгәчә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге балалы гаиләләргә 3 миллиард сумнан артык акча күчергән. 2025 елда 11 286 баланың әти-әниләре әлеге төр ярдәмне алган инде. Ел башыннан бу максатларга 793 миллион сумнан артык акча юнәлтелде.

«Айлык түләү ата-аналарның яшәү минимумы бер кешегә 30 146 сумнан кимрәк булган гаиләләргә билгеләнә. Түләү күләме аена 14 621 сум тәшкил итә, бу гариза бирү датасына регионда балага билгеләнгән яшәү минимумына туры килә. Бу хәзерге вакытта бик кирәкле түләү, ул ата-аналарга агымдагы чыгымнарны түләргә һәм гаилә бюджетының бала карау чыгымнарын капларга ярдәм итә», — дип өстәде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 

Айлык түләү билгеләүне сорап язылган гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук фондның клиент хезмәтендә яки күпфункөияле үзәктә тапшырырга мөмкин. Балаларның һәркайсына аерым гариза бирелә. Барлык кирәкле мәгълүматны фонд белгечләре мөстәкыйль ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында ала.

Гариза бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча бирелгән очракта гаилә акчаны бала туган айдан соңгы бөтен чорга ала. Күрсәтелгән срок тәмамланганнан соң мөрәҗәгать иткәндә, түләү гариза биргән айдан башкарыла. Түләү 12 айга билгеләнә, гаризаны кабат түләү билгеләнгән чорның соңгы аенда тапшырырга кирәк. 

Акча алдагы ай өчен агымдагы айның 5 нче көнендә күчерелә. Бу дата ял яки бәйрәм көненә туры килгән очракта, түләү аның алдындагы соңгы эш көнендә башкарыла. 

Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли — 24/7, шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International