Татарстан Республикасында 6 меңнән артык ата-ана балигъ булмаган балаларны һәм студентларны тәрбияләү өчен пенсиягә өстәмә акча ала

2025 елның 14 ноябре, җомга

Иждивениедә балигъ булмаган яшьтәге яки мәгариф оешмаларында көндезге формада белем алучы балалары булган пенсионерлар иминият пенсиясенә теркәлгән арттырылган түләү алуга хокуклы. Татарстан Республикасында мондый өстәмә түләүне инде 6 543 кеше ала.

Әлеге төр түләү уку фактына бәйсез рәвештә бала унсигез яшькә җиткәнче бирелә. Бала укуын уку йортының көндезге бүлегендә дәвам иткән очракта өстәмә түләү егерме өч яшькә кадәр саклана. Студент читтән торып, дистанцион яки кичке формада укуга күчкән очракта түләү туктатыла.

2025 елда өстәмә күләме бер балага — 2 969,23 сум, ике бала өчен — 5 938,47 сум, өч бала булган очракта — 8 907,70 сум тәшкил итә. Арттырылган түләү пенсионерның эшләү фактына бәйсез рәвештә билгеләнә. Аерма шунда: эшләүче пенсионерлар өчен индексация исәпкә алынмый.

Унсигез яшьтән өлкәнрәк студентлар өчен өстәмә түләүне рәсмиләштергәндә, уку йортыннан, уку башлану һәм тәмамлану датасын күрсәтеп, укуның көндезге формада үтүе турында белешмә, шулай ук баланың иждивениедә булуын раслаучы документларны бирергә кирәк. Бу торак, продуктлар, кием-салым өчен түләү турындагы квитанцияләр яки чеклар, яки укыган өчен түләү турында килешү булырга мөмкин. Әгәр студент рәсми рәвештә эшли һәм керем ала икән, ул иждивенец булып саналмый. Бу очракта пенсионерның өстәмә түләү алу хокукы юкка чыга.

«Пенсияләрне яңадан исәпләү пенсионер барлык кирәкле документларны тапшырып, гариза белән мөрәҗәгать иткән айдан соң килгән айның беренче числосыннан гамәлгә ашырыла. Бала 2024 елның 1 гыйнварыннан соң туган очракта, өстәмә түләү пенсионер мөрәҗәгатеннән башка проактив режимда башкарыла», — дип мәсьәләгә ачыклык кертте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Арттырылган түләү билгеләү турындагы гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәктә (КФҮ) тапшырырга мөмкин.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге күрсәтелгән социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.

Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар — 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли — 24/7, шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International