Лаешта махсус хәрби операция барышында үз гомерләрен биргән хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды. Батырлык ордены районда туган өч кешегә үлгәннән соң бирелде.
Бүләкләрне Лаеш район Советында узган эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Илдус Зарипов һәм хәрби комиссар Айрат Гайнуллин тапшырды. Россия Президенты Указы белән үлгәннән соң «ТИМЕР» батальонына үз теләге белән контракт төзегән Песчаные Кавал авылыннан рядовой Михаил Воронин; 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнгән Татар Янтыгы авылыннан рядовой Рафиль Лукин һәм Лаештан ефрейтор Данил Тиханов бүләкләнде.
Рәсми өлеш алдыннан Илдус Зарипов кайгыларын уртаклашу һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтү өчен геройларның гаиләләре белән очрашты.
«Бу егетләрнең батырлыгы — безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Алар илебезне яклап иң кыйммәтлесен бирделәр. Мондый геройларны тәрбияләгән ата-аналарга түбәнчелек белән баш иябез. Югалтуның бөтен авыртуын белдерер өчен кайгы сүзләрен табу кыен. Без сезнең кайгы-хәсрәтегезне уртаклашабыз, Белеп торыгыз: Сез ялгыз түгел. Геройларга мәңгелек истәлек», — диде Илдус Зарипов.
Һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.