Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов 2026 елда беренче Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсен уздырды

2026 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов 2026 елда беренче Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсен уздырды. Ул 2025 елга йомгак ясады һәм барлык катнашучыларга да уңышлар теләде.

Киңәшмә авыл җирлекләре башлыклары, предприятие, оешма җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашында узды.

Анда берничә төп мәсьәлә каралды. Алар арасында — файдаланылмый торган җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү буенча эш. Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Эльвира Хисмәтова хәбәр иткәнчә, бу бурычны хәл итү өчен судка 65 дәгъва гаризасы бирелгән инде.

Шулай ук район хәрби комиссары Айрат Гайнуллин (хәрби хезмәткә чакыру йомгаклары турында), Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Артем Солягин (күзәтүчесез хайваннар белән эшләү турында) һәм «Беренчеләр Хәрәкәте» нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Илмира Әюкаева (эш йомгаклары һәм планнары турында) докладлар белән чыгыш ясадылар.

Нәтиҗә ясап, район башлыгы барлык структураларның бердәм эшләве һәм халыкның активлыгы гына куелган бурычларны хәл итәргә һәм районны алга этәрергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте. Барлык сораулар контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International