Лаеш районында Татарстан Республикасы Рәисенең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Рифкать кызы Килкиева шәхсән гражданнарны кабул итәчәк. Чара 2026 елның 28 гыйнварыннан 30 гыйнварына 10:00 дән 12:00 гә кадәр күчерелде.
Кабул итү Лаеш шәһәре, Беренче Май урамы, 39 адресы буенча урнашкан административ бинада (район Советының кече залы) узачак.
Кабул итүгә алдан язылу өчен 8(843)264-16-16 «кайнар линия» телефоны оештырылган.