2025 елда Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге 220 меңнән артык баланың ата-аналарына бердәм пособие билгеләде

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

2026 елның 1 гыйнварына төбәктә балалы 113 меңнән артык гаилә бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле рәвештә бердәм пособие алган. СФРНЫҢ Татарстан Республикасы буенча бүлеге бу максатларга 26 млрд сумнан артык акча җибәрде.

Татарстанда балалы гаиләләр өчен бердәм пособие ата-аналарның берсенә (уллыкка алучыларга, опекуннарга / попечительләргә) бирелә һәм кайбер шартларны исәпкә алып билгеләнә. 

2026 елның 1 гыйнварыннан гаиләдә бер кешегә айлык кереме җан башына региональ яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук исәпләү чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме кимендә 8 МРОТ тәшкил иткән гаиләләр түләүгә хокуклы. 

Пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм Татарстанда билгеләнгән балага яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итәргә мөмкин. 2026 елда ул 15 615 сумга тигез. 

Моннан тыш, яңа елдан башлап гаиләнең җан башына уртача кереме исәбендә бала туганда яки уллыкка алганда эш бирүчеләр тарафыннан бер мәртәбә бирелә торган матди түләүләр, шулай ук вакытлыча башка территорияләргә күчерелгән Курск өлкәсендә яшәүчеләргә айлык финанс ярдәме исәпкә алынмый.

Картлык, туендыручысын югалту яки инвалидлык буенча пенсия алу хезмәт эшчәнлегеннән Керем булмауның төп сәбәбе булып тора. Хисап чорының 10 ае дәвамында керемнәр булмауның нигезле сәбәпләре булган очракта, нуль керемле гражданнарга бердәм пособие билгеләү турындагы кагыйдә элеккечә кала. 

Шулай ук кирәкле минималь керемне билгеләгәндә, хезмәт хакыннан һәм эшкуарлык эшчәнлегеннән (һәм башка эшчәнлектән) кергән керемнәрдән тыш, вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособие исәпкә алына.

«Бердәм пособие Фонд тарафыннан ай саен, кагыйдә буларак, алдагы ай өчен агымдагы айда түләнә. Шулай итеп, 2026 елның гыйнвары өчен беренче түләүләрне, яңа кагыйдәләрне һәм индексацияләнгән суммаларны исәпкә алып, республика халкы февраль башында алачак», — дип өстәде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли — 24/7, шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International