“Камская новь”-“Кама ягы” газетасы редакциясе “Минем бала чагым Яңа елы” конкурсын игълан итә.
Үткәрү вакыты – 2013 елның 11 декабреннән 2014 елның 15 гыйнварына кадәр.
Катнашучылар – яше чикләнмәгән.
Номинацияләр:
“Иң яхшы фото”
“Иң яхшы хикәя”
“Иң яхшы видео”
Шартлары:
Барлык эшләр яңа ел кәефен чагылдырырга, хис-тойгылар, кичерешләрне күрсәтергә тиеш.
Автор үзенең яшен, фамилиясе, исемен, әтисенең исемен, яшәү урынын һәм телефонын күрсәтә.
Бар эшләр дә “Кама ягы” газетасы сайтында урнаштырылачак.
“Иң яхшы фото” номинациясе
Бер автордан электрон төстә яки кәгазьдә өч эштән дә артык кабул ителми. Һәр фотосурәтнең исеме булырга тиеш.
“Иң яхшы видео” номинациясе
Бер автордан өч эштән дә артык кабул ителми. Аларның һәркайсының дәвамлылыгы – 10 минуттан артык түгел. Титрларда фильм исемен, аның төшерелгән вакытын, режиссерның фамилиясен күрсәтү зарур. Фильм документаль дә, уен формасында да була ала.
“Иң яхшы хикәя” номинациясе
Бер автордан өч эштән дә артык кабул ителми. Һәр хикәянең күләме – “А4” форматтагы бер басма биткә кадәр. Шрифт – 12, юллар арасындагы интервал -1,5.
Йомгак ясау һәм бүләкләү
Җиңүчеләрнең исемнәре 25 гыйнварда игълан ителәчәк
Конкурска йомгак ясаганда редакция сайтка керүчеләр фикерен дә исәпкә алачак.
Җиңүчеләргә бүләкләр һәм грамоталар биреләчәк.