«Нәфис» фонды Татарстан һәм ЛНР балаларына планшетлар, велосипедлар һәм спорт инвентарьлары бүләк итте

2026 елның 20 феврале, җомга

«Нәфис» хәйрия фонды «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнашкан 11 баланың яңа ел хыялларын тормышка ашырды. Бүләкләр авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тапшырылды. Алар Татарстанның һәм Луганск Халык Республикасының (ЛХР) төрле почмакларында яшиләр.

Сокура авылыннан 11 яшьлек Чулпан, Байлар Сабасыннан 16 яшьлек Язнур һәм Лаеш районының Усады авылыннан 8 яшьлек Александр уку һәм иҗат өчен планшетлар алдылар.

Саба районы Иске Икшермә авылыннан 11 яшьлек Наргизәгә «Нәфис» фонды каркаслы бассейн, Лаештан Андрейга өстәл хоккее бүләк итте. Усад авылында яшәүче ике егетнең спорт хыялы тормышка ашты: гамаклы швед стенасы — 8 яшьлек Тимурга, велосипеды 14 яшьлек Риназга тапшырылды.

Саба районының Йосыф-Алан авылына «Нәфис» инвалид балалар өчен махсус тренажер җибәргән: анда 4 яшьлек Дария шөгыльләнәчәк.
ЛХРДАН өч егет ике велосипед һәм ноутбук алды.

«Нәфис» фондының һәр бүләге тәм-томнар җыелмасы белән тулыландырылды.
«Балаларның Яңа Ел Теләкләрен үтәү-безнең күпьеллык традициябез. Бүләкләр җибәреп, Без аларның мәнфәгатьләрен һәм мавыгуларын хупларга, ә үзенчәлекле балалар үскән гаиләләргә үсеш һәм социализация өчен шартлар тудыруда ярдәм итәргә телибез», — ди РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» БФ гамәлгә куючысы Ирек Богуславский.

Исегезгә төшерәбез, Ирек Богуславский инициативасы буенча балалы гаиләләр ел саен ярдәм ала. Мәсәлән, 2025 елның декабрендә генә дә «нәфис» фонды аларга гомуми авырлыгы 10,4 тонна булган 8,6 мең татлы җыелма җибәргән.

«Нәфис» БФ турында белешмә

«Нәфис» хәйрия фонды 2023 елның көзендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән оештырылган. Ул Фонд Советын җитәкли, аңа шулай ук Россиянең атказанган тренеры Владимир Алекно да керә. Фондның Попечительләр советы составында — «Нәфис Косметикс» АҖ генераль директоры Дина Лаврикова һәм «Казан май комбинаты» АҖ Директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин.

«Нәфис» фондының хәйрия акцияләренә аның вәкилләре белән электрон почта аша элемтәгә кереп ярдәм итәргә мөмкин: bfnefis@yandex.ru.

Фонд сайты: https://fondnefis.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International