Безнең дзюдочы кызлар тагын алда

2013 елның 13 декабре, җомга

Декабрьнең беренче атнасы Лаеш спорт мәктәбе спортчыларына “көмеш” һәм “бронза” китерде

18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар һәм 21 яшькә кадәрге юниорлар арасында дзюдо буенча республика беренчелегендә 250дән артык катнашучы чыгыш ясады. Үз авырлык категорияләрендә 18 яшькә кадәрге кызлар арасында Айгөл Шамкина икенче, Ольга Данилова өченче урын алдылар. Юниорлар арасында 78 кг авырлык категориясендә Екатерина Барышева икенче булды. Алар 2014 елның гыйнварында Ижевскта Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу хокукы алдылар. Кызларның тренеры Рөстәм Насыйбуллин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International