Энергетикларның һөнәри бәйрәме елның салкын вакытына һәм елның иң кыска көненә туры килүе үзенчәлекле. Бу тагын бер тапкыр энергетик һөнәренең тормышыбызда мөһим булуын раслый. Алар чын мәгънәсендә күп еллар кешеләрнең тормышын яктырта.
–Безнең һөнәри бәйрәм ел азагында, эшләнгән эшләргә йомгак ясаганда, яңа елга өстенлекле бурычлар билгеләгәндә үтә. Җитештерү-хуҗалык эшләре йомгаклары буенча узып баручы елда Идел буе электр челтәрләре бүлекчәләре арасында Лаеш районы электр челтәре икенче урынны алды. Без үзебезнең яхшылар арасында булу хокукыбызны сакладык – үткән ел йомгаклары буенча да безнең коллектив икенче урында иде, – дип күңелле яңалык белән уртаклашты баш инженер Радик Нуриев. – Безнең өч хезмәткәребез бүләккә лаек булды. Электромонтер Николай Тарасов мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның коллегасы Денис Матвеевка рәхмәт белдерелде. Ә мастер Алек-сандр Захаров портреты Идел буе электр челтәрләре Мактау тактасына кертелде.