Россия чаңгы юллары–2014

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Лаешта 1 февраль көнне “Россия чаңгы юллары–2014” кысаларында массакүләм район ярышлары була.

 

Узган елдагыча узышларга старт шәһәр читендә, Есенин урамы буйлап Казан һәм Чирпы юллары арасындагы территориядә бирелә. Ярышларда уку йортлары, төрле милек формасындагы предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар җыелма командалары катнаша. Нигезләмәгә ярашлы төстә, команда составында 12 кеше булырга тиеш. Дистанция озынлыгы 2 дән 3 километрга кадәр. Катнашучыныца яшенә карап  хатын-кызлар һәм ир-егетләр өчен ун узыш булачак. Чаңгы ярышларында җиңүчеләр шәхси һәм команда исәбендә дә билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International