Бүген бик салкын. Көндез минус 30 градус, алмашучан болытлы һава, төнлә –35˚ка кадәр. Җил төньяктан секундына 3–4 метр. Һаваның дымлылыгы югары: 95–98%.
Синоптиклар фаразлары буенча атна ахырына кадәр кинәт җылытмый. Җылы киемнәр һәм туннар кияргә туры киләчәк. Әмма атна башы белән чагыштырганда “минус” бераз йомшара. Атна азагына көнчыгыштан искән җил көньяк-көнчыгышка борыла.
Җылырак киенегез, ерак юлга чыкмый торыгыз, спиртлы эчемлекләр кулланмагыз. Салкын көннәрдә автотранспорт та аерым игътибар таләп итә–көтелмәгән механик төзексезлекләр арта, ә машинаны тыелган ысуллар белән җылыту, кагыйдә буларак, янгын белән төгәлләнә. Сак булыгыз, үзегезне саклагыз.